Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Социаль фонды 2023 елда гражданнарга миллионнан артык хезмәтне электрон вариантта күрсәткән

Бүгенге көндә Татарстан Социаль фондының электрон вариантта хезмәт күрсәтүе фондның барлык эшчәнлек юнәлешләрен - пенсияләрне, сәламәтлек буенча вакытлыча хезмәткә яраксызлык белешмәләрен, социаль түләүләрне һәм балаларга пособиеләрне, инвалидларны һәм өлкәннәрне тәрбияләүне рәсмиләштерүне, хәрби һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чараларын үз эченә ала.

 Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә татарстанлыларга электрон хезмәт кенәгәсен һәм  шәхси  счет торышын тикшерергә, пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләүгә гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән. Ә инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре реабилитацияләүнең техник чараларын алуга һәм махсуслаштырылган урыннарда машина кую өчен автомобиль теркәргә гариза бирә ала.

Дәүләт хезмәтләре порталында фонд хезмәтләреннән файдалану  өчен гражданинның расланган хисап язмасы булуы зарур,  бу очракта  гариза бирү бары тик берничә кнопкага басып кына була. Исәпкә алу язмасын формалаштыру өчен  Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты профилендә паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛС номерын  кертергә  һәм мәгълүматларны тикшерүне көтәргә кирәк. Мәгълүматларны тикшергәннән соң,  профиль "Стандарт"ка эйләнә, аннан соң хисап язмасы хуҗасының шәхесен тәкъдим ителгән вариантларның берсе буенча расларга кирәк булачак.

Расланган исәпкә алу язуы белән барлык электрон Дәүләт хезмәтләреннән дә  файдаланырга мөмкин.

фото: Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев