"Татарстан" журналы: Индус Таһировның тормыш линиясе
Кем күпме генә әйтсә дә, татар теленең киләчәге бик зур. Аңа карата кысу күбрәк булган саен, халык ныграк уяна. Һәм бүген моның ачык мисалын күрәбез.
– Әти сугышка киткәндә миңа биш кенә яшь иде. Әмма ул көнне бик яхшы хәтерлим. Сугышка әти Лениногорск районының Иске Шөгер авылыннан алынды. Ул вакытта кечкенә энебез Энгельгә бер яшь кенә иде, шуңа әни яшь бала белән өйдә калды. Әтине озатырга станциягә абый белән мин бардым. Ул миннән өч яшькә зуррак. Әтиебез җырга оста, шигъри җанлы, моңлы кеше иде. Тиз арада безне кибеткә алып кереп, мандолина сатып алып бирде. «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнегез!» – диде. Әтине сугышка озату авыр булса да, кулда мандолина булгач, кош тоткан кебек сөенештек. Кул болгап, озатып калдык.
Сүзебездә тордык – өчебез дә шул мандолинада уйнарга өйрәндек. Тик әти генә күрә алмады, сугышта һәлак булды… Мандолинада уйнарга безне әниебезнең дусты, мөгаллимә Зифа апа Басыйрова өйрәтте. Ул бу инструментта бик матур уйный иде. Аның бу дөньядан киткәненә биш еллап кына. Шул көнгә кадәр аралашып яшәдек.
Әти 1944 елда Латвияне азат иткәндә һәлак булган. Университетны тәмамлагач, аспирантурада белем алганда әтинең каберен эзләп табу максаты белән яши башладым. 1960 нчы елларда Латвиянең Салдус шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгәнен ачыкладым. Шунда әнине дә алып бардык. Әни әти кабере янында намаз укыды, елады, аның белән хушлашты. Әтинең кабереннән җир алып кайтты һәм шул туфракка гөл утыртты. Күзне иркәләп, күп еллар тәрәзә төбендә чәчәк атып утырды ул гөл.
Әти турында тагын шуны әйтәсем килә: бик матур җырлый иде ул. Бу сәләт безгә дә күчкән. Балаларыбыз да җыр‑моңга гашыйк кешеләр. Халык җырларына мөкиббән без. Ни кызганыч, бүген халык җырларын бик сирәк ишетәбез. Яшерен-батырын түгел, хәзерге җырлар тыпыр‑тыпыр басар, селкенер өчен генә. Күңелгә үтеп кермиләр.
Элек концертлардан бер көч, рух күтәренкелеге алып кайта идек. Сине бик озак озатып йөри торган берәр җыр була иде. Ә хәзерге җырлар күңелдә, истә калмый. Гасырлар буе сакланып килгән милли моңнарыбыз югалып бара сыман. Ә безгә аны югалтырга ярамый. Милли моң, тел – татарның канында. Бу иң кадерле кыйммәтләр.
Әни ялгызы өч ир бала үстерде. Әлбәттә, аңа җиңел түгел иде. Әни Түбән Чыршылы урта мәктәбендә директор вазыйфасын башкарды. Анда күрше авыллардан да килеп укыдылар. Мәктәптә балалар күп, бик авыр еллар. Ни ашарга, ни кияргә дигәндәй… Халыкның күңелен күрү өчен, сугыш вакытында укытучылар концерт, спектакльләр куйдылар. Әнинең безнең белән утырырга вакыты да булмады инде.
Әти сугышка киткәч, без яшәргә Түбән Чыршылы мәктәбенә күчендек. Директор булгач, ике авыл арасында йөргәнче дип, әни шундый карарга килде. Мәктәпнең аерым бер бүлмәсен торак итеп ясадылар. Шунда мич яктык, ашарга пешердек. Безнең кәҗә бар иде. Ул безгә зур ярдәмче булды.
Сугыш беткәннән соң, без кире әтинең туган авылы – Иске Шөгергә кайттык. Һәм мин гел татарча укыган бала, рус мәктәбенә укырга киттем. Түбән Чыршылыда чагында әни рус китапларын укырга бирә, ә мин аңламый идем. Тик ничектер русча укырга тиз өйрәнелде. Күрәсең, телләр өйрәнүгә сәләт булган. Француз, инглиз, немец телләрен беләм. Французча иркен аралаша алам.
Урта мәктәпне мин Әлмәттә тәмамладым. Иске Шөгердә берничә ел яшәгәннән соң, әнинең туган ягына күченеп киттек. Дөресрәге, әнинең сугыштан кайткан олы абыйсы безне алып китте. «Балаларыңны аякка бастырышырмын», – дип тә әйткән әнигә. Һәм чынлап шулай булды да.
Россияне Татарстан тарката дип, безне гаепләп тә чыктылар. Һич кенә дә алай түгел. Без, махсус үзебезнең статусны күтәреп, бердәм, яңа барлыкка килгән Советлар илендә яшәүне максат итеп куйдык. Шунлыктан Россия Президенты Борис Ельцин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ике делегация төзеп, шушы мөнәсәбәтләрне җайлауга кереште.
Кем күпме генә әйтсә дә, татар теленең киләчәге бик зур. Аңа карата кысу күбрәк булган саен, халык ныграк уяна. Һәм бүген моның ачык мисалын күрәбез. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә уянды. Туган телемдә аралашасым килә дип, дөньяның төрле почмакларыннан яшьләр бер‑ берсе белән хатлар алыша.
Һәр заман тел, милләт өчен үзенчә көрәшә. 90 нчы елларда «Ирек!» – дип трибуналарга чыгып кычкырсак, «Милләт!» дип мәйданнар җыйсак, бүген алай эшләмиләр. Дөрес, хәзер андый мөмкинлек тә юк. Тик барыбер милләтне сакларга теләүче кешеләр бик күп. Алар социаль челтәрләрдә бу юнәлештә актив эш алып бара. Нишлисең, заманасы шундый: бүген бар кеше дә интернетта.
Хәтта безнең татар яшьләренең актив, кыю, белемле булулары рус егет-кызларының да туган телебезгә карата мөнәсәбәтен үзгәртә. Алар да татарча өйрәнә башлады. Минем шундый берничә конкрет мисалым бар. Бүгенге яшьләр заманча фикер йөртә, һәр милләткә ихтирам белән карыйлар. Һәрхәлдә, мин шулай сизәм, тоям.
Мәчетләрдә татар теле укытуны бик хуплыйм. Безнең халык гомергә мәдрәсәдә белем алган һәм иң акыллы халыкларның берсе саналган. Бүгенге көндә мөфтиятнең йөздән артык курсы бар. Анда бит гади муллалар тел өйрәтеп утырмый, ә шушы эшкә әзерлекле укытучыларны тарталар.
Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән күп аралаштым. Алар мине, иң беренче чиратта, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе итеп истә калдырды. Конгресста эшләгән чакта, теләсә кайсы ишекне барып ачарга мөмкинлек булды. Һәр җирдә колач җәеп каршы алдылар. Бүген Конгресста хәл бүтәнчә, дип уйлыйм…
Милли Шура оештыру Бөтендөнья татар конгрессының дәрәҗәсен үстерү максаты белән эшләнде, дип уйлыйм. Васыйл Шәйхразыевны хөкүмәт кешесе буларак бөтен җирдә кабул итәләр. Тик ни кызганыч, бүген әлеге оешма иҗтимагый булудан туктады, дәүләт структурасына әйләнде кебек. Ә безнең чорда Бөтендөнья татар конгрессы чын мөстәкыйль оешма иде.
Хәтта бүгенге көндә кайбер оешмалар, Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгып, Мәскәү татар штабына керергә теләк белдерәләр. Белгәнебезчә, мәскәүлеләрне Конгресс составыннан чыгардылар. Һәм алар үзләренчә яши, эшли. Күптән түгел Мәскәү татар штабы мине дә утырышларына чакырды. Арада яшьләр шактый. Бик күп сораулар яудырдылар. Җанлы сөйләшү, рәхәт очрашу булды ул.
Күп бәхәсләр кузгаткан татар халкының үсеш Стратегиясенең өстән кушылган документ икәнен онытырга ярамый. Һәм аны Конгресс шулай җиренә җиткереп эшләде дә. Стратегиядә беренче урында нәрсә булырга тиеш? Милләт. Аның бүгенгесе, киләчәге. Икенчесе – дәүләт. Татарстанның мөстәкыйль дәүләте буламы-юкмы? Конкрет сорауларга конкрет җаваплар кирәк иде. Хәер, Стратегияне мин бары рәсми документ итеп кенә кабул итәм. Аерым кешеләрдән кала, кем күрер аны.
КДУның тарих факультетының беренче деканы мин. Шушы факультет эшли башлаганда бездә өч кенә доктор иде. Иң беренче үзебезнең Докторлык советын булдырдык. Нәтиҗәдә егермегә якын доктор үстереп чыгардык. Әле күрше республикаларга күпме тарих галимнәре әзерләдек. Ни кызганыч, бүгенге көндә тарих факультеты юк. Мин җитәкләгән кафедра бөтенләй башка юнәлештә эшли. Хәер, аның университеты да бүтән иде. Моны начар да, яхшы да димим, вакыт күрсәтер. Мин университетның дошманы түгел, үзләренчә хәл итсеннәр…
Ниндидер авырлык килеп чыкса, кеше бәхетле булганмын икән дип уйлый, сәламәтлеге какшаса да, шундый фикерләр туа. Мин тормышта төрлесен күрдем, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды, шатлык-сөенечләре дә. Нәтиҗәле гомер кичердем, дип саныйм. Ә быелгы елга килгәндә, милләтебез бик зур югалтулар кичерде. Якыннан аралашкан бөек шәхесләр дә китте. Бик аяныч…
Ике ел элек хатыным вафат булды. Өйләнешүебезгә нәкъ 55 ел тулган көнне бакыйлыкка күчте ул. Бик акыллы, тугры хатын иде, төп терәгем булды. Юксынам үзен… Әле менә бүген дә улым белән зиратка барырга җыенабыз.
Ашау режимына килгәндә, үземне чикләмим. Элек нәрсә ашаган булсам, хәзер дә шулай тукланам. Иртән эремчек, бал белән чәй эчәм. Көндез аш ашыйм. Без аны күп вакыт Илдар улым белән бергә ашыйбыз, ул көн саен минем янга килә. Кичен икенче ашларга өстенлек бирәм. Шулай да ашау минем өчен культ дәрәҗәсендә түгел. Күп ашау беркайчан максат булмады.
Көн саен ике сәгать саф һавада йөрим. Физик күнегүләр эшлим, хәтта мәтәлчек тә атынам. Моннан тыш программага эш өстәле артында утыру да кергән. Баш миен эшсез тотарга ярамый…
https://tatar-inform.tatar/news/press/07-02-2021/indus-ta-irovny-tormysh-liniyase-tatarstan-5804570
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев