Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 13 яшьлек үсмер инсульт кичергән

Алабугада 13 яшьлек Динарга, баш миендәге кан тамыры бүлтәйгән урыныннан (аневризма дип атала) өзелеп, инсульт булган. Бу хакта “Татар-информ» хәбәр итә.

Әлеге хәл 16 ноябрьгә каршы төндә булган. Малай бик каты башы авыртудан уянып киткән. Әмма, кычкырып, ярдәмгә чакырудан гайре, берни аңлата алмаган.

Динарны башта Алабуга хастаханәсендә тикшергәннәр. Аннан соң Чаллыга алып киткәннәр. Биредә МРТ тикшерүе малайның баш миенә кан сауганлыгын күрсәткән. Табиблар әйтүенчә, Динарның баш миендәге кан тамыры тумыштан ук бүлтәйгән булса кирәк. Шуның өзелүе сәбәпле инсульт булган. Малай ашыгыч төстә балалар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

Бик сирәк очрак (өч миллион кешедән берсенә генә туры килә) булуын исәпкә алып, РКБдан да кан тамырлары хирурглары чакыртылган. Тамырда бүлтәеп чыккан “шарчык”ның диаметры 5 мм тәшкил иткән. Хирурглар әйтүенчә, бала өчен алагаем зур бу.

Табиблар аны платинадан эшләнгән махсус спираль белән томалаган. Хәзер кан аневризмага кертми. Операция уңышлы узган.

Шөкер, Динарның хәле көннән-көн яхшыра.

https://matbugat.ru/news/?id=39068

Фото һәм мәгьлүмат шуннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев