Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 29 февральдә туган балалар үлгән

Бер баланың әнисе чистайлы Мария әйтүенчә, аның малаеннан тыш әле тагын өч бала үлгән. Ул малаен 29 февральдә тапкан. Роддомнан чыгарганда барысы да әйбәт, дип аңлатканнар. Ә 8 апрельдә баланың хәле начарая, ул агарына. -Мин педиатр чакырдым, ә ул карау белән тизрәк ашыгыч ярдәмгә шалтыратты, -ди. Хастаханәгә алып килгәч, бала...

Бер баланың әнисе чистайлы Мария әйтүенчә, аның малаеннан тыш әле тагын өч бала үлгән.
Ул малаен 29 февральдә тапкан. Роддомнан чыгарганда барысы да әйбәт, дип аңлатканнар. Ә 8 апрельдә баланың хәле начарая, ул агарына.
-Мин педиатр чакырдым, ә ул карау белән тизрәк ашыгыч ярдәмгә шалтыратты, -ди. Хастаханәгә алып килгәч, бала 20 минуттан үлә.
- Безгә аны балаларда була торган кинәт үлемнән үлде, дип аңлаттылар. Ә үлүе турында документ алырга баргач, бу шәһәрдә соңгы айда дүртенче үлем, дип әйттеләр, ди.
Хәзер аналар балаларының үлеме сәбәбен ачыклауларын, башкаларның мондый авыр хәлдә калмауларын телиләр.
чыганак:http://zt16.ru/2016/04/v

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев