Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 3-7 яшьлек балалары булган 27,4 мең кеше яңа түләүләр алачак

Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен 27,4 мең кеше президентның яңа түләүләрен алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм чаралары турында ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

 

«Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләү март аенда РФ Президентының «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы указы һәм ТР Президентының «Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында»гы указы белән билгеләнгән. Түләү адреслы характерда һәм гражданнарның керемнәрен исәпкә алып түләнә», - дип хәбәр итте ул.

Республикада җан башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан — 9450 сумнан ким булган гаиләләр айлык яңа түләүне алачак. Түләү күләме 4686 сум тәшкил итә, бу узган елның икенче кварталында төбәктә бер балага билгеләнгән яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев