Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда "ашыгыч ярдәм" машинасының кая баруын күзәтергә мөмкин булачак

Татарстанда халыкка реаль вакытта ашыгыч ярдәм машинасының урнашу урыны турында мәгълүмат бирүче интерактив карта эшли башлады.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

Карта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә керде. Проект ТР Мәгълүмат технологияләре, элемтә министрлыгы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ICL-КПО ВС компаниясе белән берлектә эшләнде.

"112 системасының үзара хезмәттәшлеге зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәндә оперативлыкны арттырырга мөмкинлек бирә, хәзерге вакытта бердәм диспетчерлык хезмәте эшенә сигез станция һәм үзәк район хастаханәләре каршындагы 42 ашыгыч ярдәм бүлеге тоташтырылган", — диде министр урынбасары.

Элек бу системага  ашыгыч ярдәм бригадаларының килү вакытын кыскарту өчен медикларга һәм сәламәтлек саклау министрлыгына гына кереп була иде.

Системаны координацияләүне Республика клиник хастаханәсенең һәлакәтләр медицинасы үзәге үткәрә.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/18-12-2020/v-tatarstane-stanet-vozmozhno-otslezhivat-gde-edet-mashina-skoroy-5793769

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев