Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча бизнес өчен кайнар линияләр эшли

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Татарстан территориясендә иҗтимагый урыннар һәм спорт һәм мәдәният оешмаларын карау өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны кабул итә.

 

Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры буенча консультация ала алалар: 8(843) 524-90-90.

Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс  COVID-19 яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча бизнеска консультация бирә. «Тикшерелгән бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә 8(800)222-37-22 телефоны буенча яки сайттагы махсус форма аша санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлаталар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X