Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда электрон паспортлар эшләнелә башлый

Яңа документ үзара бәйләнгән ике элементтан гыйбарәт булачак.

 Татарстан Республикасы 2022 ел ахырына кадәр электрон паспортлар гамәлгә кертелә башлаячак Россиядәге өч сынау төбәгенең берсе булыр дип көтелә. Бу хакта «Известия» телеканалы хәбәр итә.

Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе дә беренчеләрдән булып бу эшкә керешәчәк. Кәгазь документны электрон форматка алыштыру ирекле.

Яңа документ үзара бәйләнгән ике элементтан гыйбарәт булачак. Аның хуҗасы смарт-карта һәм QR-коды булган кушымта алачак.

Кичә РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев инде киләсе елда ук электрон паспортларның сынау рәвешендә гамәлгә кертелә башлаячагы хакында хәбәр иткән иде.

«Киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта бер-берсе белән үзара бәйләнгән ике төрдәге яңа паспорт бирә башларбыз дип өметләнәм», - диде ул.

Шадаев сентябрь аенда Иннополиста «Яңа Белем» марафонында чыгыш ясаганда электрон паспортлар гамәлгә керткән вакытта Татарстанның сынау мәйданчыгы сыйфатында кулланылу мөмкинлеге хакында белдергән иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/19-10-2021/tatarstanda-elektron-pasportlar-r-smil-shterel-bashlayachaklar-5841373

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X