Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 терлекне коткарган

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 сыерны һәм бозауны коткарган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арча районының Божа торак пунктында ферма януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фермада эшләүчеләр 130 терлекне абзардан чыгара алган.

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган. 15.16 сәгатьтән янгынны чикләгәннәр, ә 25 минуттан бөтенләй сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр юк, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-11-2020/tatarstanda-ferma-hezm-tk-rl-re-yangynnan-130-terlekne-kotkargan-5785943

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев