Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус буенча яңа мәгълүматлар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Лениногорскида яңа очрак юк.

34 кеше хастаханәгә озатылган, 50се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

Казанда коронавирус инфекциясе йоктыруның – 41, Чаллыда – 17, Яшел Үзән районында – 5, Түбән Кама районында – 4, Апас һәм Лаеш районнарында – өчәр, Минзәлә районында – 2, Азнакай, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Питрәч һәм Спас районнарында берәр очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2148 очрагы теркәлгән.

1108 кеше (шуларның 102се – узган тәүлектә) терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев