Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда күпбалалы гаилә могҗиза белән үлемнән котылган

Татарстанда күпбалалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республиканың Питрәч районы Колкомерка авылында Амбар урамында күп балалы гаилә – әти-әниләре һәм дүрт бала, аларнаң берсе - инвалид, яшәгән йорт янган. Төтен чыга башлагач, көчле сигнал өйдәгеләрне уяткан.

Шулай алар һәлакәттән котылып кала алган. Янгын сүндерүчеләр 18 минуттан соң урынга килеп җиткән. Ут капкан йортны һәм ишегалды корылмаларын сүндерү өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Янгынның гомуми мәйданы 147 квадрат метр тәшкил иткән.

Башлангыч фаразлар буенча, ут электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Өйсез калган гаилә әлегә Колкомерка авылындагы туганнарында яшиячәк. Йорт һәм каралты-кура корылмалары иминиятләштерелгән булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләне һәлакәттән коткарган янгын хәбәр итү дүрт приборы йортта узган елның җәендә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча социаль программа кысаларында урнаштырылган иде.

 

Чыганак
 http://agryz-rt.ru/news/faiga/tatarstanda-kp-balaly-gail-mogiza-beln-lemnn-kotylgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X