Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мал өчен дә, кеше өчен дә куркыныч чир табылган

Яңа Чишмә районындагы фермер хуҗалыгында бруцеллез авыруы табылган. Терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе санала ул.

Җәй азагында Яңа Чишмә фермеры Николай Скоковның хуҗалыгында бер-артлы үле бозаулар туа башлый. 18 август көнне бу хакта районның ветеринария идарәсенә хәбәр итә ул. Маллардан анализ алалар. Пробаларны бер генә түгел, икешәр тапкыр тикшерәләр. 1 сентябрь көнне фермерга аяктан егарлык хәбәр җиткерәләр: аның хуҗалыгындагы малларда бруцеллез чире табылган! Тәҗрибәле фермер алга таба ни көтәсен бик яхшы аңлый. Закон нигезендә әлеге чир табылган хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарылырга тиеш. Ә Скоков хуҗалыгында барлыгы 755 баш (!) мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 286сы – савым сыеры.

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, хуҗалыктагы авыру сыерларны Дагыстандагы махсус оешмада юк итәчәкләр. Чир йоктырырга өлгермәгән сыерларны да шундый язмыш көтә. Аларын үзебездә суячаклар.

Авыру терлектән кешегә йокса да, бруцеллез кешедән кешегә иярми. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге белгече Регина Әфләтүнова шулай дип ышандыра.

– Кеше өчен аеруча куркыныч авыру бу. Баштарак ул үзен бернинди билгеләр белән дә сиздермәскә мөмкин. Чир акрынлап кына тамыр җәя. Аннары кешенең акрынлап буыннары, бигрәк тә аяклары сызлый башлый, ул гел тирли, тәнен бизгәк тота, хәлсезлектән тилмерә. Шуңа күрә бу билгеләрнең берсе генә булса күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди белгеч.

Регина Әфләтүнова сүзләренә караганда, мәкерле чир акрынлап кешенең барлык органнарын зарарлый. Бруцеллез бигрәк тә йөрәк, үпкә, ашкайнату, терәк-хәрәкәт аппараты, нерв һәм кан тамырлары системасына «бәрә». Ул хәтта менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну), артрит (сөяк, буыннар кәкрәю) китереп чыгарырга мөмкин.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев