Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлый

Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалады.

 

Республикада «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офисның рәисе вазифасын республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга йөкләргә ниятлиләр, Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов исә аның рәистәше булыр дип көтелә.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, «кире элемтә цифрлы платформасын файдалануны да кертеп, «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру өчен база мәгълүмат системасы» буларак билгеләнгән.

ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (ул үзәкне оештыруда катнашыр дип көтелә) белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзиячәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/20-07-2020/tatarstanda-t-b-k-bel-n-idar-it-z-ge-eshli-bashlyy-5757805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев