Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда укытучылар өчен яңа бүләкләр гамәлгә куелды

Укытучылар һәм остазлар елында Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре исемлеге киңәйтелгән.

Яңа бүләкләрне исәпкә алып, ел саен республикада 4 меңнән артык педагогка бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  хәбәр итте.

«Моңа кадәр расланганнарга өстәмә рәвештә түбәндәге төр бүләкләр гамәлгә куелды: «Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе, «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе, «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе», - дип сөйләде ул.

Ведомство бүләкләре педагогларны казанышларын тану формасы булып тора, бу укытучының абруен күтәрергә ярдәм итәчәк, дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин искәрткәнчә, Татарстанда җиденче ел булачак укытучыларны әзерләүгә стипендиаль ярдәм проекты гамәлгә ашырыла. Хәзер анда 740тан артык студент катнаша, алар Казан федераль университында һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында белем ала. «Шуларның 50 проценты күптелле белем бирү даирәсендә эшләү өчен программалар буенча белем ала», - дип билгеләп үтте ул.

Проектта катнашучылар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәптә биш ел эшлиләр. Өч ел эчендә әлеге проект буенча 294 укучы республика мәктәпләрендә эшкә урнаштырылган, диде министр.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ukytucylar-ocen-yana-bulaklar-gamalga-kueldy-5871598

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев