Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ял базасында бер хатынны керпе тешләгән

Яр Чаллыда яшәүче Елена исемле бер ханым балалары белән ял базасына ял итәргә килә. Кич белән йорт янында керпе чабып йөрүен күреп, балаларга күрсәтергә була.

«Мин аны тоттым. Балалар шатланды инде. Башта керпе түзде, тик аннан куркып калды булса кирәк, бармагымны тешләп алды. Мин хәтта сизмәдем, алар тешләми дип белә идем! Бармагым шешеп китте, икенче көнне табибларга мөрҗәгать иттем. Бүген котыру авыруыннан соңгы 6 нчы укол кадаттым. Башка бернинди керпене дә күрәсем дә килми» ,- дип сөйләгән Елена «Челнинские известия» басмасына.

«Җәнлекләрне кулга алырга ярамый! Керпенең тешләве генә түгел, аның энәсе дә куркыныч инфекцияләр: лишай, гөмбәчек инфекциясе, сальмонеллез белән зарарлауга китерергә мөмкин, - дип кисәтә 9нчы поликлиниканың гомуми практика табибы бүлеге мөдире Ольга Ионова. – Котыру авыруы йоктыру куркынычы бар. Инкубация чоры 10 көннән 3 айга кадәр дәвам итә. Аннары вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм кеше үлә».

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yal-bazasynda-ber-khatynny-kerpe-teshlgn

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев