Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгынга каршы махсус режим 15 майга кадәр дәвам итә

25 апрельдән 15 майга кадәр, Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю. Моннан тыш, режим гамәлдә булган шартларда ачык һавада азык әзерләргә һәм билгеле бер территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар икеләтә арта: физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Шулай ук, документ нигезендә, профилактик төркемнәр оештырылачак, аларның бурычларына махсус режим бозуны кисәтү, булдырмау һәм ачыклау мәсьәләләре керә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

https://tatar-inform.tatar/news/25-apreldan-tatarstanda-yangynga-karsy-maxsus-rezim-kertela-5852827

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә