Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда әйләнеп капланган нефть ташучы автомобиль табигатькә зыян китергән

Экологлар китерелгән зыянны исәпли Кичә иртән ТР Баулы районы Яңа Зареченский авылында Кандыз елгасының су җыела торган мәйданында "Самара транспорт компаниясе" ҖЧҖ нең нефть ташучы автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 500 кв метр мәйданга 24 м³ нефть түгелгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Приикск территориаль идарәсе экологлары Баулы...

Экологлар китерелгән зыянны исәпли

Кичә иртән ТР Баулы районы Яңа Зареченский авылында Кандыз елгасының су җыела торган мәйданында "Самара транспорт компаниясе" ҖЧҖ нең нефть ташучы автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 500 кв метр мәйданга 24 м³ нефть түгелгән.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Приикск территориаль идарәсе экологлары Баулы районында нефть түгелгән урыннан туфрак һәм җыелган су үрнәген алганнар.


Су өстенә нефть таралуны чикләү чаралары үткәрелгән.
РФ Җир кодексының 42 маддәсе (Җир участогы милекчеләре һәм җир участоклары милекчеләре булмаган затлар җирне һәм туфракны пычратырга һәм тискәре йогынты ясарга тиеш түгел) һәм "Әйләнә-тирәне саклау турында"гы Федераль законның 46 маддәсе (Нефть, газ чыгару производстволары, нефть һәм газны, аларның продуктларын эшкәртү, транспортлау, саклау һәм сату объектларын урнаштыру, проектлау, төзү, реконструкция, файдалануга тапшыру һәм файдаланганда әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә таләпләр) бозылу теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев