Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда үзизоляция чорыннан соң аерылышу турында бер генә гариза да тапшырылмаган

Кешеләр ничек бергә булу мөһим икәнен аңлады, дип билгели Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсе вакытында сөйләгән.

 

Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимы төгәлләнгәннән соң аерылышу турында бер генә гариза да тапшырмаган.

"Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90% ка кимеде, ягъни юк дәрәҗәсендә. Бу чикләү чаралары белән бәйле. Без 12 майдан эшли башладык, әлегә аерылышу турында гариза юк», — дип хәбәр итә Гөлшат Нигъмәтуллина.

Үз-үзеңне изоляцияләү, киресенчә, кешеләрне үз тормышларын үзгәртергә мәҗбүр итте. Алар бергә булу һәм кризистан бергәләп кенә чыгарга мөмкин икәнлеген аңладылар, дип саный ул.

"Аерылышу турында гариза бирүчеләр дә аларны алыр дип өметләнәм", - ди ЗАГС идарәсе башлыгы.

Аерылышырга теләүче парларга ЗАГС хезмәткәрләре ничек тә бу адымны ясамау мөһимлеген аңлатырга тырышалар һәм гаиләдәге каршылыклар аның алга таба үсешенә хезмәт итә ала, дип мисаллар белән дәлиллиләр.

Татарстанда иң нык гаиләләр Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Ютазы районнарында яши. Нигматуллина моны гаилә традицияләренең саклануы һәм гаилә нигезләрен саклавы белән бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев