Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар "ТАНЕКО», КАМАЗ һәм "Соллерс-Алабуга"ны иң яхшы предприятиеләр дип таныды»

Татарстан халкы республиканың «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрен иң яхшы дип саный. «Промрейтинг» агентлыгы 2020 елның беренче яртысында татарстанлыларның уңай мөнәсәбәте рейтингын төзегән.

 

Быел бер ел элек рейтингның беренче һәм икенче баскычларын биләгән компанияләрнең хәле үзгәрмәгән. Өченче урында – "Соллерс-Алабуга” заводы, ул әлеге позициядән “Эссен”ны “бәреп төшергән”. Соңгысы хәзер – тугызынчы урында.

Шул ук вакытта төп компанияләр арасында республикада иң яхшы дип элеккечә үк “Ростех”ны, «Татнефть» һәм «ТАИФ»ны саный.

“Тикшеренү хезмәт шартлары һәм аңа түләү, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага кертемнәр һәм социаль йөкләнеш, экологик эш, шәһәр, республика һәм ил үсешенә керткән өлеш кебек аспектларны исәпкә алган", – дип билгеләп үтә социологлар.

Сораштыру өчен анкетага Татарстанның ун зур шәһәрендә урнашкан предприятиеләр кертелгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев