Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстаннан биш депутат «Клуб депутаты» рейтингының беренче «йөзлегенә» керде

Татарстан Дәүләт Думасының биш депутаты «Клуб депутаты» Дәүләт Думасы депутатларының 28 нче интеграль рейтингының беренче йөзлегенә керде.

Республикадан бер парламентарий – Илья Вольфсон топ-50 эксперт индексына кергән.

«Клуб депутаты» рейтингында Максим Топилин 39,13 балл нәтиҗәсе белән 54 нче урынны алды, Олег Морозов – 76 нчы (35,78 балл), Әлфия Когогина – 79 нчы (35,66 балл), Айдар Метшин – 94 нче (34,64 балл).

Илья Вольфсон гомуми рейтингта 34,24 балл нәтиҗәсе белән 97 нче урынны алды. Эксперт индексында парламентарий 46 нчы позициядә урнашкан.

«Клуб депутаты» рейтингы берничә күрсәткеч нигезендә формалаша, алар арасында Дәүләт Думасында парламентарийларның активлыгы, халык тавыш бирү индексы, экспертлар бәяләве һәм цитаталар китерү индексы.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев