Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның «кара алтын» тарихында нефтьче Дилбәр Минязевның да эзе бар

Дилбәр Шагит улы Минязев менә 40 елдан артык нефть һәм газ табу буенча 4нче цехта оператор булып эшли. Данлыклы Шөгер җирендәге промыселга аны - 17 яшьлек малайны әтисе алып килә.

 


Дилбәр Минязев 1962 елда Сугышлы авылында туа. Әтисе нефтьче һөнәрендә. Шагит Мисбахович – Татарстан нефтен беренче ачучылар рәтендә. Әнисе тәрбияче булып эшләгән. Гаиләдәге дүрт баланың төпчеге – Дилбәр генә әтисе юлыннан китә. Аңа балачактан ук нефть исе таныш. Әтисенең төн уртасында нефтькә буялып кайтканын хәтерли, әнисе исә иртәгә кияргә кием дә юк бит инде дип үзенчә ачуланып ала торган булган, Шагит моңа каршы шаярткан гына.

“Әти 3нче промыселда эшләде. Эшче куллар җитми дип сөйли иде. Мин – мәктәпне генә тәмамлаган малай, яшем дә җитмәгән, эшкә алмаслар дип курыктым. Оператор өйрәнчеге итеп алдылар мине”, - дип искә ала ул.

Эшкә урнашуга Лениногорск нефть техникумына укырга да керә, тулай торакта яши. “Эштән соң төнлә белән курс эшләрен яздым, сызымнар күп була иде. Шулай итеп, техникумны тәмамладым”, - ди.

Ә сызымнар аңа эшендә кирәк була. Дилбәр Минязев берничә рационализаторлык тәкъдимнәре керткән. Ул элегрәк цех комсомол оешмасы рәисе дә булып торган.  Тулай торакта нефтьчеләр, төзүчеләр, тракторчылар да яшәгән. Күңелле вакытлар иде, дип искә ала. Өмәләргә чыккан, бергә сөйләшеп утырганнар. “Ул вакытта бригадада кешеләр җитмәде. Безнең һөнәрне “кара эш” дип йөрттеләр. Техника да юк, күбесенчә эш кул белән башкарыла. Эштән соң да калып, ял көннәрендә дә эшләдек”, - ди Дилбәр Минязев.

Үзен ул икенче буын нефтьчеләре рәтенә кертә. Беренче буын – сугыш белән һәм сугыштан соңгы вакытлар белән чыныккан. Аңа Гаязовлар, Мингазовлар, Нуртдиновлар династиясе белән эшләргә туры килә. Нефть һәм газ табу идарәсе белән Б.С. Лобанов җитәкчелек иткән вакытта башлый. Баш инженер Д.К. Шаповалов булган. Алар һәрвакыт цехка килеп, проблемалар белән кызыксынганнар, тәкъдимнәр дә әйткәннәр. Мастер булып Мәхмүт Мөбәрәкҗанович Мөхәмәтҗанов эшләгән, ул – Бөек Ватан сугышында катнашкан, тугры, гадел кеше. Димәк, үрнәк алырлык кешеләр хезмәт юлында күп булган.

Дилбәр Шагитович башта бригадада, аннан диспетчер, дежур оператор, соңрак скважиналар реанимациясе техник төркемендә эшли. “Цехта мин мастер һәм начальник кына булмадым”, - дип шаярта. 6нчы нефть промыселы төзелгәч, ул соңрак 4нче нефть промыселына үзгәртелә, аларның бригадасы яңа коллективның бер өлешенә әйләнә. “Күп кенә скважиналар хәрәкәтсез тора иде, без кушылгач, аларны тәртипкә китердек. Разиф Хиразетдинович Галимов башта инженер, аннары цех начальнигы була. Һәркөнне безнең эшләр турында  НГДУга хисап тапшырды. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алдым”, - дип сөйли оператор.

Бүген Дилбәр Шагитович хезмәт юлын башлаган бригадада эшли. ДНС-10 с – “Лениногорскнефть” идарәсендәге иң зур станцияләрнең берсе. Хәзер ул монда – иң өлкәне. “Марканы тотарга кирәк. Миңа эшем өчен оят түгел. Барысын да гадел итеп эшләдем.Ялкауларга монда урын юк. Яшьләргә тәҗрибә еллар узу белән килә дип әйтәм”, - ди.

Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Брилиант Рубисовна – югары категорияле тәрбияче, 12нче балалар бакчасында озак еллар эшли, Татарстанның атказанган укытучысы дигән исеме бар. Олы уллары Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган, икенчесе - студент.

2022 елның декабрендә Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Дилбәр Минязев “Россия Федерациясе нефть һәм газ промышленностенең  атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне ала. Сүз уңаеннан, Президент кулыннан алган бүләк – беренчесе генә түгел. Сәхнәгә чыгу – һәрчакта аның өчен дулкынландыргыч. Әтисе юлыннан китеп, нефтьче һөнәрен сайлавына, Татарстан нефтенә аның да өлеше керүенә горурлана. 

Юлия Могила
Сергей Трусов фотосы

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 27нче гыйнвар санында укый аласыз

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев