Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Теплицага кар кертеп өлгерегез!

Мартның соңгы көннәрендә кинәт җылытачак.

 

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Теплицага кар кертеп өлгермәгән бакчачыларга бүген-иртәгә ашыгырга кирәк, чөнки алдагы көннәрдә һава торышы яхшы якка үзгәрәчәк.

Мартта кар яуса, бакча җимешләре уңар, дип юкка әйтмидер халык. Ә менә коры калган теплицада мул уңыш алып булмасы көн кебек ачык. Шуңа да, тәҗрибәле бакчачылар кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага күпләп кар кертә. Кар ташый башлаганчы, туфрак өстенә көл сибеп чыгарга онытмагыз. Аның файдасы җәй буена җитәчәк. Теплицага күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев