Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әтиләренең машиналарында узышканнар...

Нәтиҗәдә, аларның берсе юл читенә чыгып очкан.

 

Бу хәл Оренбург өлкәсендә булган. Сәгать төнге 1дә өч егет әтиләренең машиналарында шәһәр буйлап йөрергә чыккан. Әлбәттә, әтиләре машинаны алырга рөхсәт бирмәгән булган.

Арытаба алар узыш оештырган һәм "Лада Гранта" машинасында булган егет, борылышка югары тизлектә кереп, юл читенә чыгып очкан. Ул бер кулын һәм аягын сындырган, баш мие җәрәхәтләре алган. Аны дәваханәгә озатканнар. Фаҗига урынына егетнең иптәшләре ЮХХДИ хезмәткәрләрен чакырткан.

Ачыкланганча,, табиблар зыян күргән егетнең спиртлы эчемлекләр эчкәнен белдергән. Хәзер бу хәл буенча тикшерүләр бара.

 

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев