Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә яңа аллея барлыкка килде (ФОТОЛАР)

Тимәш авылының үзәгендә, Сабантуй мәйданы янында яңа аллеяга нигез салынды - агачлар утыртылды. Нефтьүткәрүчеләр аллеясын ясауның инициаторы - Тимәштә урнашкан "Транснефть-Прикамье" җәмгыяте. Алар тәкъдим иткән, авыл җирлеге хуплаган. Җәмгыять хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә аллеяга чыршы һәм каен агачлары утыртты. Әлеге изге эштә авылның ике хөрмәтле ветераны: Хөҗҗәт Саримов һәм...

Тимәш авылының үзәгендә, Сабантуй мәйданы янында яңа аллеяга нигез салынды - агачлар утыртылды.


Нефтьүткәрүчеләр аллеясын ясауның инициаторы - Тимәштә урнашкан "Транснефть-Прикамье" җәмгыяте. Алар тәкъдим иткән, авыл җирлеге хуплаган.

Җәмгыять хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә аллеяга чыршы һәм каен агачлары утыртты. Әлеге изге эштә авылның ике хөрмәтле ветераны: Хөҗҗәт Саримов һәм Михаил Новиков та бик теләп катнашты. Укучылар аларга Георгий тасмасы такты, башларына кепка кидерде, экология елын сурәтләгән значок такты.

Барысы да тырышып эшләде, агачларның матур булып, авылга ямь биреп торуын теләде.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев