Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТӘКӘББЕРЛЕК — КҮҢЕЛ ЧИРЕ

“Ни өчен фәкыйрьләр байларга караганда ачык йөзлерәк һәм юмартрак?” — дип сорады берәү хикмәт иясеннән.


— Тәрәзәгә кара әле, нәрсә күрәсең? — диде остаз.
— Ишегалдында балалар уйнаганын күрәм.
— Ә хәзер көзгегә кара, анда нәрсә күрәсең?
— Үземне.
— Менә шулай: тәрәзә дә, көзге дә пыяладан ясалган, ләкин аз гына көмеш өстәлә икән — кеше үзен генә күрә башлый.
Үзеңне башкалардан өстен кую, артык горур булу — ислам динендә хупланмый торган сыйфат. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр кешенең күңелендә бер тамчы булса да тәкәбберлек бар икән, ул җәннәткә кермәс”, — дигән.

Аз гына күбрәк хезмәт хакы ала башладымы, кыйммәтле чит ил машинасына утырдымы, эшендә югары вазыйфага билгеләделәрме, кайбер кеше горурга әйләнә, борыны күтәрелә. Бу тормышта һәрчак мин теләгәнчә булачак дип уйлый. Әти-әнисен тыңламыйча, үзен хаклы дип санаучы, каршы әйтеп, үзенекен раслаучы үсмер бала, иренең сүзен санламыйча, үзен гаилә башлыгы дип санаучы хатын-кыз, җитәкченең киңәшләренә колак салмыйча, үз бәясен күтәреп, үзен генә профессиональ дип санаучы хезмәткәр — барысы да тәкәбберлек билгесе.

Тора-бара адәм кеше алдында гына түгел, Аллаһ каршында да үзен тәкәббер тотарга мөмкин. Аллаһка, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә карата тәкәбберлек иң зурысы, көферлек дәрәҗәсендә була.

Үзеңне башкалардан өстен кую — күңел чире. Никадәр иртәрәк дәваласаң, шулкадәр яхшырак. Моның өчен гади бер нәрсәне аңлау җитә: бу дөньяны бар итүче — бер Аллаһ. Барысы да Аның рәхмәте белән тормышка аша, Ул гына барысын да булдыручы. Аның бөтен нәрсәгә кодрәте җитә. Һәрчак Ул кушканнарны үтәргә, иманлы булып яшәргә тырышыйк. Тормышта үзебезне генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрергә өйрәник. Кулдан килгәнчә ярдәм итик. Хәерләр бирик.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_9219%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев