Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сабыйларны балалар бакчаларына кабул итүнең кагыйдәләрен аңлаттылар

Республикада май бәйрәмнәреннән соң штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының үз-үзеңне изоляцияләгәннән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү тәртибе турындагы аңлатмасын җиткерә.

 

«Республикада 12 майдан штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак, - диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. - Ата-аналарга балаларны вакытлыча кабул итү тәртибенә игътибар итәргә кирәк".

Аерым алганда, ата-аналарга бала сәламәтлеге торышы турында белешмә алырга балалар поликлиникаларына килергә кирәкми. Йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында белешмәләр бирүне участок педиатрлары телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң тәэмин итәчәк.

 Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар аша биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканерланган күчермәсе җибәрелергә мөмкин.

Ә балалар бакчаларында баланың сәламәтлеге торышын күзәтү иртәнге медицина тикшерүе кысаларында башкарылачак. Балалар бакчаларына ОРВИ билгеләре булган сабыйларны кабул итмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев