Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбе студентлар белән очрашу кичәсе уздырды

Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлап, һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентлар туган авыл мәктәбенә кунакка килделәр.

Очрашу турында мәктәп сайты хәбәр итә.

Студентлар үзләре сайлаган һөнәри уку йортының юнәлешләре, кызыклы студент тормышы, тулай торак тәртипләре турында сөйләгәннәр. Шулай ук, укучыларга төпле киңәшләр дә биргән.

Укытучы Алсу Муллгалиева кызыклы тәнәфес ясап алган. «Ике төркем арасында кызыклы сораулар аша, белемнәрне дә тикшереп алды. Мәктәп укучылары исә, үзләрен кызыксындырган сораулар аша студент тормышы, уку йорты турында мәгълүмат алды. Шунысы шатланлырды: студент егет - кызларыбыз кайда гына белем алмасын, үзләрен күрсәтә алуларын, укуның кызыклы булуын, сессияләрне яхшы билгеләргә тәмамлауларын сөйләделәр. Мәктәптә укыганда, һәр фәнне тырышып укырга, йомгаклау имтиханнарын югары балларга тапшырырга тырышырга кирәк икәнлеген искәрттеләр. Очрашуга килгән студентларыбызга укуда уңышлар, сәламәтлек, үзләре теләгән һөнәргә лаек булуларын телибез», – дип яза мәктәп сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев