Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уфада кеше башлары тапканнар

Уфада матбугат йорты янында хезмәткәрләр көтелмәгән табылдыкка юлыккан.

"Уфа фейсбугы" Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, ир-егетләр торбаларны ремонтлау белән шөгыльләнгән һәм җирдә ике баш сөяге тапкан. Аларның биредә ничек барлыкка килү ихтималлыгы турында хәбәр ителми.

Билгеле булганча, бу районда элек Яңа Иваново зираты урнашкан. mozaika.ufa-lib.ru сайт мәгълүматлары буенча, ул узган гасыр башында шәһәр территориясеннән читтә барлыкка килгән. Монда танылган Уфа гаиләләренең бихисап вәкилләре җирләнгән. 1960 елларда зиратны ябалар, ә җәсәдләрне өлешчә башка урынга күчереп җирлиләр.

Элекке зират территориясендә хәзер завод корпуслары, "Уфа утлары" күңел ачу комплексы, Яшьләр сарае һәм Җиңүнең 50 еллыгы скверы урнашкан. «Башинформ» агентлыгы табылган сөякләр уңаеннан хокук саклау органнарына комментарий сорап мөрәҗәгать иткән.

Чыганак

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32396

Фото: Telegram-канал «Уфимский фейсбук»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев