Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Украинада һәлак булган якташыбыз Ренат Насыбуллин белән хушлашачаклар

Иртәгә, 27 июньдә Лениногорскиның «Ихлас» мәчете территориясендә Украинада һәлак булган якташыбыз Ренат Насыбуллин белән хушлашачаклар.

Рядовой Ренат Насыйбуллин белән хушлашу мәрасиме 9 сәгать 30 минутта башланачак.

Белешмә: 

Ренат 1989 елның 14 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә туган. 2003 елда 5 нче мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый. Аннары Казан шәһәренең Суворов хәрби училищесына укырга керә, аны 2006 елда тәмамлый.

2008 елда Россия Армиясе сафларына чакырыла, Россия һава десанты гаскәренең 54164 нче хәрби частендә хезмәт итә.

2022 елның 28 октябрендә Ренат Насыйбуллин махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә.

20 июньдә Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Фотоны әнисе - Зөмәрә Хәйдәр кызы бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев