Укучыбыздан сорау: Озак вакытлы стаж өчен билгеләнә торган пенсия билгеләү өчен кайчан мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
Лениногорск Социаль фонд белгечләре шәһәр һәм район халкының пенсия һәм пособиеләр турындагы актуаль сорауларына җавап бирә.
Озак вакытлы стаж өчен билгеләнә торган пенсия билгеләү өчен кайчан мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Төгәл 42 елны эшләгәчме яки иртәрәк тә ярыймы?
- 42 ел эш стажы булган ир-атларга һәм 37 ел эш стажы булган хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән 24 айга иртәрәк билгеләнергә мөмкин. Пенсия билгеләү турында гаризаны аңа хокук барлыкка килгәнче бер ай алдан бирергә мөмкин.
Пенсияне вакытында билгеләү максатыннан алдан Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе клиент хезмәтенә хезмәт стажын раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бүлек белгечләре барлык бирелгән мәгълүматларны тикшерәчәк һәм кирәк булганда стажны, хезмәт хакын һәм башка мәгълүматны раслау өчен запросларны мөстәкыйль юллаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев