Заман сулышы

Укытучы

(нәсер) Җир йөзендә һөнәрләр күп. Барысы да хөрмәткә, олылауга лаек. Әмма, минемчә, һәр кеше өчен кадерле мәңгелек һөнәр бар. Аның тирәнлеге, кирәклеге югары белем, зыялылык белән дә чикләнми төсле. Әлеге һөнәр вәкилләренә дөньяны тудыручы, тормышны тотып торучы илаһи ярату хас! Һәм әлеге шәхесләрнең эче дә, тышы да бары тик изгелек,...

(нәсер)
Җир йөзендә һөнәрләр күп. Барысы да хөрмәткә, олылауга лаек. Әмма, минемчә, һәр кеше өчен кадерле мәңгелек һөнәр бар. Аның тирәнлеге, кирәклеге югары белем, зыялылык белән дә чикләнми төсле. Әлеге һөнәр вәкилләренә дөньяны тудыручы, тормышны тотып торучы илаһи ярату хас! Һәм әлеге шәхесләрнең эче дә, тышы да бары тик изгелек, матурлыктан торганга, Укытучы дип атыйлар. Әйе, таң чыгыдай чиста, керсез сабый җанына тәүге белем орлыкларын салучы, белем иленә алып керүче, өйрәтүче, киңәшче, остаз, таяныр ноктаң... Укытучы көне, мөгаллим-мөгаллимәләр бәйрәме. Ул барыбыз өчен дә тантаналы мизгелләр. Чөнки син туып-үскән йортка тиң, газизләрдән-газиз мәктәп һәм, әлбәттә, әлеге белем учагын тергезүче, нур таратучы, балачагыңны мәгънәле, кызыклы итүче Укытучы бар!
Соңгы сулышкача сабыйларга
Абый, Апа булып кала ул.
Укытучы яшен сорамагыз -
Мәктәп яшендәге бала ул...
Кайвакыт мөгаллимгә карата төрле фикерләр дә ишетергә туры килә. Имештер, элегрәк авылда югары белемле бары тик укытучы гына булган. Шул сәбәпле, абруе зурдан, мәгърифәт маягы, төп киңәш-табыш итүче дә ул гына. Имештер, бер гаеп-мазар кылмасалар да, укучылар абый яки апа урамда күренүгә, нишләргә белми туктап калганнар яки борылып күрше тыкрыкка кереп китүне кулайрак санаганнар. Ата-аналар да, укытучы алдында баш игән. Шәкертләр өчен дә алар ашамый-эчми, җир белән күк арасын тоташтыручы илаһи затлардан исәпләнгән. Беләсезме, утыз елдан артык мәктәп һавасын сулау дәверендә, һәм әле бүген дә кулдан акбур төшмәгән абый сурәтендә кистереп, анык итеп әйтә алам: укытучы, тәрбияче бүген дә игътибар үзәгендә. Хәзер дә балалар апаны әти-әнисеннән ким яратмый, аңа табыналар, иманым камил: һәр баланың бар нәрсәдән якын күргән үз мөгаллиме - беренче укытучысы бар! Ел әйләнәсендә әле дә шәкертләре яраткан укытучысын онытмый, хатлар яза, шалтырата, өенә кояш нуры белән бергә чәчәк бәйләмнәре тотып керә, хәлен белә, гомер бәйрәме белән котлап, еллар кырау салган чал чәчләреннән үбә.
Укытучы! Кеше балаларын кешелекле итәм дия-дия, үз гаиләң, балаларыңа вакытың җитеп бетте микән синең?! Синең бит укытудан тыш, санап бетермәслек башка гамәлләрең байтак! Син остаз да, юрист та, артист та, сәясәтче, төрле бәйрәм-чараларны оештыручы да. Синең иң олы казанышың беләсеңме нидә? Син җиде яшьтән алып сабыйларга чорлар кичкән тиңсез мирас иңдерәсең - туган телне бала күңеленә саласың. Әгәр дә син булмасаң, татарны бөек халык иткән, башка бер халыкта да булмаган моңнан мәхрүм калыр идек. Тукай шигырьләрен белмәс, Сәйдәш җырларын җырлый алмас идек! Мәктәптә син барында телебез, әдәбиятыбыз, тарихыбыз, динебез яшиячәк. Синең үҗәтлек, тырышлык бәрабәренә без бар яктан да камил, бөтен милләт, бердәм булып киләсе гасырлар капкасын шакыячакбыз! Рәхмәт сиңа мөхтәрәм, гадилеге белән бөек, бөеклеге белән гади укытучым!
Сез дә шулайдыр... Туган авыл дигәндә, кайдадыр язлар, көзләр хөкем сөргән урман-таулар артына яшеренгән гади йортта яшәүче, төп нигезне барлап, җыеп торучы, иртә-кич каш өстенә кулын куеп, олы юлга күз нурларын түгеп багучы Әни хәтергә килә... Тыштан кырыс, эчтән гаять дәрәҗәдә миһербанлы укытучы абыйлар мине гаепләмәгез, әмма мәктәп дигәндә, иң беренче нәүбәттә, мәктәп баскычында балкып каршы алучы, яшьлеге белән гүзәл, мәктәп исе сарылган Апа күз алдына килә. Йөзләренә җыерчыклар кунса да, көзгедә кырау төшкән чәчләре күренсә дә, аңа беркем, беркайчан да әби дип эндәшмәячәк, ә элеккегечә үз итеп, якын итеп Апа дип әйтәчәк. Мондый яратуга, мондый гомум халык мәхәббәтенә бары тик галиҗанәп укытучы гына ия!
Укытучым! Мин сине яратам! Быелгы уку елыңны да тыңгысыз, шук, әмма үз балаңдай якын шәкертләрең арасында каршы алырга язсын. Әгәр дә лаеклы ялда икәнсең, гафу ит, онытып җибәргәнмен, укытучы йөрәгенең соңгы тибешенә кадәр бар барлыгы белән мәктәбендә кала, чиста, пөхтә киемнәрен киеп олы дәрт белән капкасыннан чыга. Үзенең назлы карашы, төпле сүзләре белән бүген дә шәкертләрен кайгырта. Кояшлы көз башының көләч Беренче сентябре белән сине, Укытучым!..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: