Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарга керү чикләнгән районнар исемлегендә Лениногорск та бар

Татарстан Министрлар Кабинеты урманнарга керү чикләнгән районнар исемлеген киңәйтте. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Шулай итеп, хәзер исемлеккә Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч районнарыннан һәм Казаннан тыш, Лаеш, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Нурлат, Алабуга, Мамадыш, Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Яшел Үзән, Чүпрәле, Әгерҗе, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районнары да кертелгән.

Чикләү 8 июльдән башланып, 21 көн дәвам итәчәк. Аны кертүнең сәбәбе –урманнарда янгын куркынычы зур булу.

https://vatantat.ru/2022/07/87115/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев