Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы укучылары Өлкәннәр көне уңаеннан шигырьләр иҗат иткән

Урмышлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Өлкәннәр көненә үзенчәлекле бүләк әзерләделәр: әби-бабаларына багышлап шигырьләр иҗат иттеләр. Өлкәннәр көне итеп Без сезгә шигырь яздык. Озын гомерле булыгыз, Дигән теләктә калдык. Эльмира Хисамова Өлкәннәр көне белән Барчагызны котлыйбыз. Исәнлек, саулык, бәхет Чын күңелдән телибез. Алинә Сәйфуллина. Минем әби иң уңганы, Минем әби...

Урмышлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Өлкәннәр көненә үзенчәлекле бүләк әзерләделәр: әби-бабаларына багышлап шигырьләр иҗат иттеләр.
Өлкәннәр көне итеп
Без сезгә шигырь яздык.
Озын гомерле булыгыз,
Дигән теләктә калдык.
Эльмира Хисамова
Өлкәннәр көне белән
Барчагызны котлыйбыз.
Исәнлек, саулык, бәхет
Чын күңелдән телибез.
Алинә Сәйфуллина.
Минем әби иң уңганы,
Минем әби бик чибәр.
Энем белән икебезне
Кочакка алып сөя.
Айдар Хафизов
Картаям дип борчылмагыз,
Сез әле безгә кирәк.
Гаиләдәге барыбызга
Сез ныклы терәк.
Данис Гатауллин
Укуда да, хезмәттә дә
Сез безгә үрнәк.
Оныклар үстерергә
Әбиләр кирәк.
Сәйдәш Сөнгатуллин
Кадерлибез, хөрмәтлибез
Без әби, бабайларны.
Үзләре дә бик ярата
Балалар, оныкларны.
Ләйсән Хисамова
Көн яңгырлы булганда да
Йөзегез көләч булсын.
Шатлыктан, бәхеттән
Күзегез көлеп торсын.
Рамазан Ялалтдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев