Заман сулышы

Усмановлар гаиләсе 60 ел шатлыгын да, борчуын да бүлешеп, тату гомер итә

Мөэмин-Каратайда үрнәк гаиләләр шактый. Әнә шундыйларның берсе, тату-үрнәк Усмановлар гаиләсе.

 Усманов Котдус Гомәр улы 1936 елның 5 сентябрендә Мөэмин-Каратай авылында дөньяга килә. Сугыш чоры балаларының авыр язмышы аны да читләтеп узмый. Җиде яшь тулгач Мөэмин-Каратай мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Җидееллык мәктәпне әйбәт билгеләргә генә тәмамлый. Аннары соң данлыклы Иске Шөгер мәктәбенең тугызъеллык белем йортында укый.
Төз гәүдәле, спорт белән син дип кенә сөйләшкән кызлар төшенә керерлек Котдус атлы егет, хыялдагы диңгез флотына моряк рәвешендә өч еллык хезмәткә алына.

1955-1958 еллардагы Ватан алдында изге бурычны үтәгән   еллар да артта калды. Өлкән матрос Усманов Котдус Гомәр улы, исән-имин сагынылган, төшләргә кереп йөдәткән туган йорты ишеген шакый. Хәрби киемне, флот хатирәсе итеп элгечкә элеп куйгач, туган авылда, урта белем алу максаты белән кичке мәктәптә укый. Ә аннары киләчәгеңне яраткан эшеңә, газизләрдән-газиз җиргә багышлау. Тракторчы Котдус кырда җир сөрә, чәчә, тырмалый. Әмма ул байтак еллар, лаеклы ялга чыкканчы кыр корабы капитаны-комбайнчы.

Җәйге искиткеч ямьле кичләрнең берсендә Котдус  Сәрия исемле кыз белән таныша. Әнә шул акыллы, тыйнак, авыл чибәре морякларның киң күкрәгендә сөю хисләре уята! Сәриябез дә урта белем алып, килчәген бала чактан хыялында йөрткән бухгалтер һөнәренә багышлый. Бөгелмә бухгалтерлар училищесын уңышлы тәмамлый. Шулай итеп бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган яшьләр 1960 елның 1 маенда матур, үрнәк гаилә коралар.

Узган гасырның алтмышынчы елларында тормышның әйтмәсәм дә авырлыгын-кыенлыгын күз алдына китерәсездер дип уйлыйм. Әти-әни нигезеннән аерылып башка чыгу, үз ояңны кору җиңел дип уйлыйсызмыни?! Котдус белән Сәрия дә үз җилкәсендә татый андый мәшәкатьле елларны... Бурычка чумып өйлек бура сатып алу, юкны бар итеп яшәгән еллар, балалрны җил-яңгыр тидермичә үстерү, аякка бастыруның авырлыгын Усмановлар үзләре генә белә.

Котдус абый белән Сәрия апа җил-яңгыр тидермичә алма-күгәрченнәрдәй өч баланы тәрбияләп үстерделәр. Аллага шөкер, Илдус, Илсөя, Люцияләр үз гаиләләре белән матур гына көн итәләр.

 Аннары тагын бер нәрсәгә еш игътибар итәм мин-Котдус ага белән Сәрия апа гөл-чәчәкләр ярата. Аларның бакчасы турыннан үткәндә ирексездән тукталып, чәчәкләр дип аталган гүзәллеккә сокланасың! Һәм ни гаҗәп аларның бакчаларында беркайчан да чүп үләне күренми.

Сәрия апа сирәк очрый торган талантлы чигү остасы. Берсеннән-берсе күз явын алырлык мендәр тышларына, чиккән сөлгеләргә күз салгач, шундый тиңсез матурлык тудырырга сәләтле авыл хатын-кызларына йөрәк түреннән чыккан олы рәхмәтләрне иңдерәсе килә.  
Сәрия апаның чиккән сөлгесен, Иске Иштирәккә концерт белән килгән халкыбызның сөекле җырчысы Әлфия Афзалова, таң калып, истәлеккә дип үтенеп сорап Казанга алып китә.

Реклама

Таһир Шәмсуаров

Ләйсән Рахманова фотолары

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: