Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ҖӘМГЫЯТЬ

Вейп «бүләге» — попкорн кебек үпкә

Җир шарында һәр ун секунд саен (!) бер тәмәкече үлә. Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Якын киләчәктә хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, соңгы елларда сөремле көпшәнең тагын да яманрак төре ­– электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Бүген ул – олысыннан алып кечесенә кадәр – һәркемнең кулында. Вейп дигәнең бүген шәһәр яшьләрен генә түгел, авылдагыларын дә агулый.

«Бүләк»кә – попкорн үпкә

Электрон тәмәке синең алда яхшы булып күренергә тырышкан дошман кебек. Тышкы кыяфәте белән күз буйый да яшерен генә этлеген эшләвен дәвам итә. Вейпларның да гадәти тәмәке белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак, хәтта бу начар гадәттән арынырга ярдәм итә дигән даны чыккан бүген. Күпләр, әнә шушы сүзләргә алданып, электрон тәмәке аркасында сәламәтлегенә бермә-бер зарар китерүен аңышмый да, ди белгечләр. Шуны истә тотып, күптән түгел ЛДПР партиясе депутатлары Россиядә электрон тәмәке һәм вейплар сатуны тыярга тәкъдим итте.

Мәскәүдәге «Сколково» идарә мәктәбе уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә тәмәке тартучыларның 8 проценты электрон тәмәке, вейпларга күчкән. Шушы яңа төр начар гадәткә ияләшүчеләрнең күпчелеген 25 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә, ди белгечләр. Яшерен-батырын түгел, югары сыйныфта укучы мәктәп балалары арасында да популяр ул бүген. Кайчак аларның ни дәрәҗәдә зарарлы «уенчык» икәнен хәтта ата-аналар үзләре дә аңышып бетми кебек тоела. Әле күптән түгел генә таксида эшләүче танышыбыз бер әти кешенең, машинаны вейп сата торган кибет янында туктатуны сорап, 11 сыйныфта укучы улына дип шушы электрон көпшәне алып чыгуын шаккатып сөйләгән иде. Аның гаҗәпләнүенә теге ир: «Сыйныфта барлык егетләрдә дә бар ул хәзер. Чын тәмәке тартканчы, шушы зыянсызын куллансыннар», – дигән ул.

Казанның 7 нче клиник хастаханәсендә токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина сүзләренчә, электрон тәмәке, вейп тарткан кешенең үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә.

Электрон тәмәке, вейпларның бер зыяны да юк, алар тартуны да ташларга ярдәм итә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бәлки алар тартуны ташлаганда күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәдер дә. Әмма электрон тәмәке, вейплар гади тәмәке тартуга караганда да зыянлырак. Алар аркасында кешенең үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә. Беренче тапкыр мондый үпкәләр Американың попкорн заводында эшләүче кешеләрдә ачыкланган. Рентгеннан караганда аларның үпкә альвеолалары шартлаган попкорн шарчыгын хәтерләткән, – ди белгеч.

Бер вейпны берюлы берничә кеше кулланган очракта, төрле инфекция, әйтик, шул ук туберкулез таякчыклары да эләктерергә мөмкин. Табиблар организмга мондый юл белән эләккән инфекцияне көчле антибиотиклар ярдәмендә дә җиңеп булмый дип кисәтә. «Бертуктаусыз электрон тәмәке тарткан кешедә коронавирустан соң өзлегүләр дә ешрак күзәтелә һәм авырданрак уза», – ди Алия Насыйбуллина.

Эчәклеккә бәрә

Күптән түгел Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Соңгы елларда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын – 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра. Хайваннарда уздырылган тәҗрибәләр вейпларның эчәклеккә дә зыян салуын күрсәткән.

Электрон тәмәкенең гадәтиеннән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр. Ник дигәндә, гадәти тәмәке зыянын тикшергәндә, нигездә, никотинның сәламәтлеккә салган зарары турында сүз бара. Электрон тәмәке, вейплардагы сыекчада исә күптөрле ис һәм тәм керткечләр кулланыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган cаннарга ышансаң, электрон тәмәкедә 15 меңләп төрдәге тәм керткеч кулланыла.

– Алар иң беренче чиратта кешенең үпкәсенә бәрә. Күп кенә пациентлар электрон тәмәкене беренче тапкыр тартып караганда ук үпкәләрнең сафтан чыгуы турында сөйли. Бермәлгә алар бөтенләй сулыш алмый башлаган. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп, электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин, – ди Татарстанның баш токсикологы.

Зиһенне тарката

Вейплар бәйлелек китереп чыгарамы? Электрон тәмәке белән мавыккан үсмерне киләчәктә нәрсә көтә? Шушы сораулар белән психотерапевт, психиатр-нарколог Марс САРЫга мөрәҗәгать иттек.

– Электрон тәмәке, вейплар иң беренче чиратта нәрсәсе белән куркыныч?

– Электрон тәмәке гадәти тәмәкегә караганда күпкә зыянсызрак дигән фикер яши. Ләкин бу – ялгыш фикер. Электрон тәмәке, вейпларның зыяны рәсми рәвештә расланган. Аларда кулланылган аэрозоль, гадәти тәмәке кебек үк, үпкәләрдә кыска вакытлы ялкынсыну хасил итә. Аларны тартканда чыккан никотинсыз сыекча парлары исә тагын да зыянлырак. Шушы электрон көпшәне көйрәткәндә организмга эләккән аэрозоль кисәкчекләре үпкәне ярсыта, шул рәвешле кешедә астма башланырга мөмкин. Шушы ук аэрозоль тәэсирендә стафилококк бактерияләре тагын да ныгый, көчәя. Аларны хәтта антибиотиклар ярдәмендә дә жиңеп булмый башлый. Электрон тәмәке иммунитетны какшата, шул рәвешле организм төрле инфекция, вирусларга, шул ук коронавируска каршы тора алмый башлый. Электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, аны тартучыга гына түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян сала.

 Сезгә электрон тәмәкене ташларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Эйе, соңгы арада андыйлар саны артты. Алар вейп, электрон тәмәкегә бәйлелектән арындыруны сорый. Аэрозольдән тыш составында никотин да булганлыктан, алар да бәйлелек китереп чыгара.

– Бу бәйлелектән ничек котылырга соң?

– Составында никотин булган вейп, электрон тәмәке физик һәм психологик бәйлелек тудыра. Аларны никотинлы тәмәке тарткан кешегә ярдәм иткән кебек дәвалыйбыз. Никотинсыз вейплар организмның билгеле бер өлешләренә зыян сала, психологик бәйлелек китереп чыгара. Бу очракта еш кына психотерапевтка да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Соңгы арада бу максатта дәвалаучы вейплар да кулланыла башлады. Аларның составында каннабидиол мае, төрле үсемлек майлары, биологик актив матдәләр бар. Алар бар да төрле бәйлелектән, шул исәптән никотинга тартылудан да котылырга ярдәм итә. Әмма мондый төр дәвалаучы вейпларны табиб кушуы буенча гына кулланырга рөхсәт ителә.

– Электрон тәмәке яман шеш китереп чыгара аламы?

– Әйткәнемчә, электрон тәмәке, вейплар аркасында сулыш юллары ялкынсына. Яман шеш исә нәкъ менә шушы ялкынсынудан башлана. Шуңа күрә электрон тәмәке яман шешкә дә сәбәпче була ала.

– Баласының электрон тәмәке тартуын ачыклаган ата-ана иң беренче чиратта ни эшләргә тиеш?

– Иң элек баланың, дөрестән дә, вейплар белән мавыгамы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Аның белән хискә бирелмичә, хәвефләнмичә, тыныч кына утырып сөйләшү зарур. Баланың электрон тәмәке белән кайчан, нинди шартларда, ни өчен «дуслашу»ын ачыкларга тырышыгыз. Берочтан аңа электрон тәмәке, вейпларның организмга нинди зур зыян салуын да аңлатыгыз. Сөремле көпшә көйрәтү белән мавыккан баланың еш кына гаиләсендә дә шундый ук начар гадәтле кешеләр була. Шуңа күрә балага теге яки бу начар гадәтнең зыяны турында нотык тотар алдыннан бу гадәтләрнең иң элек үзегездә, гаиләгездә булмавы шарт.

– Бүген шул ук вейп, электрон тәмәке тарткан кешене киләчәктә нәрсә көтә?

– Яшүсмерләр, нигездә, электрон тәмәке, вейпларның тышкы кыяфәтенә, артык зур булмавына кызыга. Җыйнак булгач, гадәти тәмәке кебек төтен чыгармагач, аларны яшерү дә җиңел. Бу афәтнең соңгы арада яшьләр арасында аеруча популярлашуы иң беренче чиратта әнә шуңа бәйле. Электрон тәмәке аэрозоле составындагы никотин кан тамырларын кыса. Җитлегеп бетмәгән яшүсмер организмы өчен бик зур сынау бу. Кан тамырлары кысылу аркасында балада йөрәк өянәге булырга мөмкин. Электрон тәмәкедә бер кап тәмәкедәге кадәр никотин булуын исәпкә алсаң, моңа аптырарлык түгел, билгеле. Аннары шунысы да бар: кешенең баш мие 25 яшенә генә тулысынча җитлегеп бетә. Шуңа кадәр ул никотин йогынтысына аеруча бирешүчән була. Электрон тәмәке, вейплар белән мавыккан яшүсмер баш миенең префронталь өлешендә киләчәктә җитди үзгәрешләр башланачак. Баш миенең әлеге өлеше кешенең фикерләү сәләте, зиһен, карарлар кабул итү өчен җавап бирә. Димәк, вейп, электрон тәмәке белән мавыккан үсмерне киләчәктә әнә шундый авырлыклар көтә.

Үсмернең электрон тәмәке белән мавыгуын ничек ачыкларга?

  1. Сәер ис. Вейп тартканнан соң баланың авызыннан еш кына ниндидер баллы әйбер исе килә. Ул, сагыз чәйнәдем, шуныкы, дип хәйләләргә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта баланың күзләренә игътибар итәргә кирәк. Электрон тәмәке тартканнан соң бер-ике сәгать эчендә, гадәттә, күз карасы зурая.
  2. Киемдәге май таплары. Электрон тәмәкедә кулланылучы сыекча майлы, ябышкак була. Аны тулыландырганда бу сыекча киемгә дә тамарга мөмкин. Шуңа күрә бала киемендәге сәер исле майлы таплар шик уятырга тиеш.
  3. Даими рәвештә аккумуляторны зарядкага кую. Электрон тәмәкеләрне телефон кебек үк гел токка тыгып, тулыландырып торырга кирәк. Шуңа күрә йортыгызда аккумуляторларга яраклы ят зарядка чыбыклары пәйда булса да игътибарлы булырга кирәк.
  4. Яңа сүзләр. Вейп, электрон тәмәке кулланган үсмер сөйләмендә еш кына «электронка», «жижка», «заправка», «расходник» кебек сүзләр куллана.
  5. Акча сорау. Үсмер вак-төяк чыгымнар өчен әледән-әле акча сорый башласа да, шикләнергә җирлек бар.

Динә Гыйлаҗиева

https://vatantat.ru/2022/08/88846/ фото һәм мәгълүмат алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев