Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: “Быелгы яз да кычкыртачак әле...”

Көннәр кинәт җылынып китте.

8 март көнне Мәскәүдә май аендагы һава торышы күзәтелде: 14 градус җылы иде.

Быелгы язның кыланмышларын халык синоптигы Рәис Шәкүров үзенчә фаразлады.

– Быелгы мартны җылы дип гаҗәпләнүләренә исем китә. Нигә җылы булсын, үз көендә ул! 1982 елның 8 мартында өйләндем мин. Ташкичү авылына ат җигеп бардык. Ул елны ат суда йөзеп барды димәсәң, бөтен җир пычрак иде, хикмәт! Яз әйбәт кенә бара, артык җылы түгел. Минем фаразлар буенча апрель җылырак булачак, ә менә майның үз куркыныч бар – кыраулар төшәргә мөмкин. Өлкән кешеләр дә, кыш җылы килсә, салкыннары язга кала дип сөйли торганнар иде, быелгы кышның җылы килүе, язгы якта кыраулары белән кыйнарга мөмкин. Су басуга килгәндә, ул карга бәйле түгел. Узган ел кар күп булды, ләкин бездә елгалар ярларыннан ташымады. Дөрес, Россиянең кайбер өлкәләрендә су басты, ләкин без зыян күрмәдек. Безнең якта кар әзлеккә әз, ләкин су басмаячак дип тынычланырга да ярамый. Төннәрен 15 градус җылы булса, шуңа өстәп яңгыр да яуса быелгы яз да кычкыртачак әле, карның азлыгына карамый... Язны сузылыр дип уйлыйм. Тамчы тамганнан соң боз сөңгеләре бик озын булып асылынып тордылар шул. Халык сынамышлары буенча боз сөңгеләре озын булып сузылып төшәләр икән, яз сузылыбрак килә. Кинәт җылыткан кебек, чәчүләр җиткәч, кинәт суытып та җибәрә әле ул, чәчүгә чыга алмаган еллар да булды бит, булмады түгел. Аның  көзе дә озак килде, 9 декабрь унысына каршы төндә генә кышкы, чын кар яуды. Гел күзәтәм икән, көз озак килә икән язгы җылылар соңгарак кала, – ди ул.

 https://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев