Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Яңа гасыр" телерадио компаниясе генераль директоры Илшат Әминов үзен гаепләп чыгучыларга җавап бирде

Үзенең "7 көн" дип аталучы авторлык тапшыруында Илшат Әминов ковидка каршы вакцинаны яклап чыккач, аны күп санда гаепләүчеләр табылган.

"Яңа гасыр" телерадио компаниясе генераль директоры Илшат Әмнов Үзенең "Җиде көн" программасында ковидка каршы вакцинаны яклап чыккач,  ул үзен  гаепләүчеләргә, Татарстан Җәмгыять палатасында ясаган чыгышында җавап кайтарды.  "Тулысы белән сәламәтлеккә кагылышлы әлеге биологик мәсьәләне сәяси мәсьәләгә әйләндерделәр, мин журналист һәм гражданин буларак үз позициямне белдердем бу очракта, депутат буларак түгел,-диде ул үзенең чыгыәында,- вакцинага каршы булган кешеләрдән әле тагы да көчлерәк реакция көткән идем."  Шулай ук, Илшат Әминов, вакцинага каршы булучыларның чирнең беренче дулкыны вакытында төрле имеш-мимешләр таратып, кешеләрнең ышанычын какшатуларын әйтте:" Ул вакытта ковидтан вафат булучылар саны хәзерге дәрәҗәдә үк түгел иде. Ә бүгенге көндә, атна саен үзеңнең якын яки таныш кешеңне җирләгәч, вакцина ясау зарур. Тыңлаучыларым минем белән килешеп бетмәсә дә, әйтәм, коллектив иммунитет булсын өчен  60% тан артыграк кеше прививка ясаткан булырга тиеш." Ул үзенең алдагы тапшыруларында да бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачагын белдерде.

https://www.tatar-inform.ru/n

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X