Яңа Сережкино авылы ветераны Җиңү язын Харьковта каршы алган
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ванюков утлы елларны хәтерендә саклый. “Ул дәһшәтле еллар онытылмый. Бигрәк тә Харьковта урманда палаткаларда яшәгән вакытлар”, - ди.
Ул күпбалалы гаиләдә Яңа Сережкино авылында 1926 елда туа. Авыл мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, колхозга эшкә китә. Яшүсмерне тракторга утырталар. 1943 елның 6 декабрендә 17 яшендә армия хезмәтенә чакырыла. Мәскәү өлкәсендәге Щелковск районында 19нчы тимер юл батальонында хезмәт итә башлый. “Хезмәт итүчеләр арасында күпчелеге яшьләр. Безнең өчен сугыш иң яман нәрсә иде. Кайдадыр аталар, кайдадыр шартлый”, - дип искә ала ул.
Александр Ванюковка телефон станцияләре белгече, укчы, тимер юлчы булып төрле җирләрдә булырга туры килә. Сугыш вакытында аларның батальоны тимер юл күперләре төзегән. Солдат Александр Ванюков яңа телефон линияләре сузган. Шулай ук немецлар тарафыннан шартлатылган телефон станцияләрен, линияләрен яңадан ясап куйган, торгызган. Аның әйтүенчә, линияләр еракка кадәр сузылган булган, Львовтан алып Закарпатьега барып җиткән.
Җиңү язын Харьковта каршы ала. Тик өйгә кайтырга насыйп булмый әле. Аларны Украина буенча телефон линияләрен торгызырга дип янәдән солдат хезмәтенә калдыралар. “Ярый инде ул вакытта илләр тыныч иде. Сугыш күп нәрсәне җимергән, туздырган, бар нәрсә ташландык”, - ди ветеран. Күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Җиде ел гомер шушы чит якларда узып китә. 1950 елда гына туган ягына аяк баса. Әлбәттә, сагындырылган туган як! Аның һавасы да башка төрле бит. 24 яшьлек егет тракторчылар курсында укып кайта да Мичуринда колхозда эшли башлый. Озак еллар туган ягы кырларын иңли ул, бары 1986 елда гына пенсиягә чыга. Шул елны аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелә. Пенсиягә чыккач та тик тора алмаган, колхозда каравылда эшли.
Александр Ефимовичның хатыны – Сайрук Исаева шулай ук Яңа Сережкино авылыннан була. Ул да хезмәт яратучан булып, колхозда озак еллар эшләгән. Бергә алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ул моннан 6 ел элек вафат булган. Мин аларның малае Михаил белән телефон аша аралаштык. “Әти бүгенге көндә үз-үзен йөртә ала, үзе генә яши, көнгә берничә мәртәбә кереп хәлен беләбез. Йорт тирәсенә әкрен генә чыгып, йөреп керә”, - ди.
Мичурин авылыннан 100 ир-егет сугышка китә, 39 солдат кайта, 61е чит җирдә ятып кала. Яңа Сережкино авылыннан 181 ир-егет китә, 104 солдат туган ягына кайта, 77се һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев