Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа штраф: чүп ташлап машинасыз калырга мөмкин

Автомобиленнән чүп ташлап калдырган кешеләргә 200 мең сумга кадәр штраф салырга, ә автомобильләрен конфискацияләргә дә мөмкиннәр. Россия Президенты Владимир Путин шул уңайдан яңа закон имзалады.

Татарстанда бу эшне экологлар башкарыр дип көтелә. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Елена Веселова сүзләренә караганда, чүп ташлаучыларны камера ярдәмендә ачыклаячаклар. Аларны чүп җыелган урыннар тирәсенә куярга дип исәпләп торалар.

 

Яңа закон буенча, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен гражданнарга – 10–15 мең сум, вазыйфаи затларга –  20–30 мең сум, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салыначак. Кабат хокук бозган өчен транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә икеләтә күләмдә штраф каралган. Әгәр бу кагыйдәне йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылма арбалар бозса, гади гражданнарга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 120 мең сумга кадәр акчасын чыгарып бирәсе була. Тагын шунысы бар – йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2022/07/87188/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев