Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Римма халыкара сәнгать конкурсында җиңү яулады

Әлмәт театры актрисасы, якташыбыз Римма  Лотфуллина- Заһидуллина "THE FIRST SWALLOWS" халыкара сәнгать конкурсы - Мәскәү шәһәре федераль проектының 1 нче дәрәҗә лауреаты булды.

 

Бу хакта "Әлмәт таңнары" хәбәр итә.

Бәйгенең жюри составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре, РФнең халык һәм атказанган артистлары, танылган музыкантлар, рәссамнар, язучылар, режиссерлар, шоу-бизнес вәкилләре керә.


Римма Заһидуллина ике җыр башкарды: Ян Сибелиусның "Девушка пришла домой с прогулки", Р. Яхинның "Күңелемдә яз" җырларын. Халыкара премияне оештыру комитеты яшь буын турында кайгыртуы, талантларга ярдәм итүе өчен Әлмәт театры директоры Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызына Рәхмәт хаты тапшырды.

Римманы  котлыйбыз, якташыбыз белән горурланабыз.

 

http://almet-rt.ru/news/madniyat/49059

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев