Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якты дөньяда ул нибары 20 көн яшәгән...

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың улы үлгән.

Лилия баласын Мәскәүдә тапты. Малайга Салават дип исем кушканнар иде. Бала җитлекмичә туганлыктан, сабыйны дәвалау өчен алып калдылар, ә Лилия үзе Казанга кайтты.

Шушы көннәрдә Лилия инстаграм битләрендә якты дөньяда нибары 20 көн яшәп калган улына багышлап бәет чыгарды.

 

Бисмилламны әйтеп башлыйм,

Улыбызның бәетен.

Өзелеп көткән балабызның

Каршы алдык мәетен.

Әтисенә бүләк диеп,

Бергә май аен көттек.

Туды нәни малаебыз,

Җиде аен җиткереп.

Ул туды сөенеч белән,

Дөньяны нурга күмеп.

Тик язмыштыр, өлгермәде,

Яшәр өчен җитлегеп.

Көрәште ул сынау белән,

Егерме көн гомерен.

Дога кылып гел телибез,

Иң түрен җәннәтләрнең.

Эй, Алла, Салаватыбыз

Бер гонахсыз, беләсең.

Авырлыкларсыз ит аның

Җәннәткә керүләрен.

Бердәнбер сабыебыз бит,

Бигрәкләр аз яшәттең.

Тәкъдир китапларын никләр,

Соң болай юка иттең?!

Иман белән, нурга төргән,

Аллабыз сөеп биргән.

Оҗмах түрләре телибез,

Сиңа әтиең белән!

Очрашырга язсын безгә,

Аерылмыйбыз өметтән.

Балаларны саклагыз Сез,

Булсыннар алар исән! ⠀

Тимергалиевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.

 vatanymtatarstan

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/yakty-dnyada-ul-nibary-20-kn-yashgn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев