Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь гаиләләрне торак шартларын яхшырту исәбенә кую гадиләштерелде

Татарстанда яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак шартларын яхшырту исәбенә кую гадиләштереләчәк. 28 нче майда #ЖильёМолодым дип аталган туры эфир республикада икенче тапкыр булып үтте.

Туры эфирда онлайн рәвештә меңгә якын яшь кеше катнашты. Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, министрлык һәм ведомство вәкилләре, әлеге туры эфирда яшьләр өчен булган мөмкинлекләр һәм программалар турында сөйләделәр. Республикада үткәрелгән сорашу күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүче 53% экономик яктан актив булган, 24 яшьтән өлкәнрәк яшьләр өчен иң актуаль мәсьәлә- торак мәсьәләсе. Әмма бүгенге көндә торак хәлләрен яхшырту исәбенә кертелү өчен 8 инстанциядән 16 төрле белешмә алырга кирәк без. " Документлар җыюны гадиләштерү өчен, Дәүләт идарәсен цифрлы нигезендә үстерү  министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды белән берлектә, исәпкә куюны цифрлаштыру  өстендә эш алып барды. Документлар җыю да җиңеләйде, аларның саны 16 дан 4 кә генә калды. Гаризаларны  төрле инстанцияләргә йөреп вакыт әрәм итми генә дәүләт хезмәте порталында бирергә була,”- диде Дамир Фәттахов. Туры эфир барышында, шулай ук, авыл җирләрендә төзелеш һәм сыфатлы төзекләндерү, яшь белгечләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча программалар турында да фикер алышу булды.

 

https://minmol.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев