Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Закировлар гаиләсендә яңа туган сабыйга балалар автомобиль креслосы бүләк иттеләр

Күптән түгел Лениногорск ЮХИДИ начальнигы Виталий Слободин Закировлар гаиләсендә сабый тууны котлап, балалар автокреслосын бүләк итте.

 


Гаиләдә әти кеше – Илшат Закиров, подполковник,  эчке эшләр бүлегендә эшли. Аның хатыны Гөлсем – ЮХИДИ инспекторы. Гаиләдә беренче сабый – кыз бала туды. Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алырга туганнары, хезмәттәшләре килде.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова һәм Виталий Слободин гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, сабый өчен кирәкле, әһәмиятле бүләк – балалар креслосын тапшырдылар. “Безнең акция – “Гаиләдә куркынычсызлыкны гаиләдән башлау” дип атала. Кечкенә пассажирлар өчен балалар өчен автокреслосы төп һәм иң нәтиҗәле саклау чарасы булып тора”, - ди Зөлфия Рахманова.

 

Ильмира Гареева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев