Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Заман сулышы” газеты сайтта “Бакчамдагы могҗизалар” конкурсын дәвам итә

“Заман сулышы” газеты сайтта “Бакчамдагы могҗизалар” конкурсын, фотолар аз килү сәбәпле, тагын озайтырга булдык.

Бакчалардан яшелчәләр җыяр вакыт җитте. Шул яшелчәләр арасында башка формага кереп үскәннәре дә була. Үзенчәлекле, башка формадагы яшелчәләр буенча конкурс уздырабыз.

Конкурс шартлары:

-бакчагызда үскән төрле формадагы бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак һәм башка яшелчәләр белән төшкән фотолар.

-катнашучының яше: яшелчәләрне балалар тотып төшсә дә ярый.

Конкурска фотолар: 12 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

  26 сентябрьдән – 02 октябрьгә кадәр  “Заман сулышы” сайтында фотолар өчен тавыш бирү узачак.

3 октябрьдә –конкурсының җиңүчесе билгеле була.

Иң күп тавыш бирүчеләр арасында бер урын билгеләнәчәк.

Фотолар: 8917 - 927 – 97 – 64 номерына “Бакчамдагы могҗизалар” исеме белән кабул ителә. Катнашучының исем-фамилиясен дә язып җибәрегез.

Фотоларга карата таләп: фотолар сыйфатлы булсын, кешенең йөзе ачык күренеп торсын иде.

Фотода, катнашырга теләк белдерүчеләребезнең берсе -  Кирлегәч авылыннан Наилә Габитова. Кара помидорлар фотосы авторы - Түбән Чыршылы авылыннан Илгизә Гайнутдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев