Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайлы Миннеголовларны "Җидегән чишмә" җыры кавыштырган

Аларны “Җидегән чишмә” җыры очраштырып, кавыштырган. Чибәр кыз Карабаштан туйга Зәй-Каратайга килә. “Җидегән чишмә”нең яңа гына чыккан чагы, халык күңелләрен айкап, бер тыңлауда ук кереп урнаша. Пәһлевандай гәүдәле, бөдрә чәчле егет шул җырга гармун төймәләренә баса. Менә шуннан җыр ике арада мәхәббәт җебе суза да инде.

Зәй-Каратай егете Газимҗан Миннеголов гүзәл Җәмилә янына Карабашка йөри башлый. Җәмиләгә әлеге авыл чит-ят түгел, әнисенең туган ягы. 1980 елда бер-берсен яратышкан парлар кавышып, гомер арбасына утырып, җыр-моңны юлдаш итеп, бергә яши башлыйлар.
Газимҗан абый кечкенәдән ук моңлы була. 
- Безнең нәселдән килә ул. Әти, абый да гармунда уйный иделәр, - дип искә ала ул. – Үзем дә кечкенәдән гармун уйнарга өйрәнүчеләргә кызыгып үстем. Тырыша торгач, өйрәндем дә шактый ук яхшы шыңгырдата башладым. Үзешчән сәнгать концертларына чакыра башладылар, шулай мәдәният өлкәсенә дә кереп киттем, - ди ул.
Яраталар аның үзәкне өздереп уйнавын. Әнә бит берьюлы кайтып барган җиреннән клубка килгән кызлар, әйдә безне биетеп кит әле, дип бәйләнепме бәйләнәләр. Егет уңайсызлана, аякта чабата, өстә кожан. Тик кызларга каршы килеп булмый, егетнең бармаклары гармун төймәләрендә “бии башлый”.
Газимҗан абый гармун тартып, җырлап кына йөрмәгән, әлбәттә. Әүвәл “Уңыш” колхозында терлекче, аннанБөгелмәдә механизаторлар курсын тәмамлап, комбайн ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, машинист вазифасын башкара. “Шулай бервакыт парторг Котлахметов дигән кеше очратты да, Газимҗан Казанга баянчылар курсына барырга теләгең юкмы, дип сорады. Ә гармун минем күңелем түрендә бит инде, шунда ук ризалыгымны бирдем”, ди ул. 
Курсларны тәмамлап кайткач, клубка эшкә алалар. Шул ук вакытта игенче хезмәтен дә башкара – комбайнда эшли башлый. Аңа ике дистә елдан артык хезмәт елларын багышлый. Мул итеп бөртеклеләр суктырып, исеме мактау такталарыннан төшми. Яхшы эшләгәне өчен бер елны телевизор белән бүләклиләр, икенче елны “урал” мотоциклы ала. “Машина да бирергә иделәр. Безнең колхоз мул уңыш белән уракны бетерде, ә районда тәмамланмаган иде. Шулай төшереп калдырдылар”, дип искә ала.
Зәй-Каратай клубында 30 ел хезмәт итә. Директор Сирин Мортазин белән  хезмәт эшчәнлеген башлый, шулай итеп эшләү дәверендә ун директор белән бер казанда кайнарга туры килә. Аны җитәкче итеп куярга теләгән чаклар була, тик комбайн “җибәрми”, кем уракта эшли, ди. Икмәк җыю мөһимрәк бит. Шулай да пенсиягә чыгар алдыннан 4 ел мәдәният йорты белән җитәкчелек итәргә туры килә. 
Газимҗан абыйның хәзер дә кулында гармун, тальян. Күңелдә моң тулып тора. Янәшәсендә аны бер караштан аңлаучы, ул башлаган көйгә кушылып, җыр сузучы Җәмилә апа. Әнә бит тормыш иптәшенең туган көненә – 80 яшен котлап, шигырь чыгарган:
Син бит минем тормышымның маягы, йортыбызның кояшы.
Балкып яшә әле шулай: балаларның яхшы әтисе, оныкларымның яраткан бабасы. 
Телим сиңа ныклы сәламәтлек, яшәү өчен иңеп торсын көч.
Картлыгың үтсен бәхеттә һәм дә безнең хөрмәттә.
Боларның барысына да бик тә лаек кеше син.
Рәхмәт сиңа барысы, барысы өчен дә.
Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә балар һәм оныкларга куанып яшиләр.

-  Аллага шөкер, тормышлар әйбәт, яшьлек узса да, матур картлыкка сөенеп яшибез, - ди Газимҗан абый.

Розалия Мостафина

фото: VK.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев