Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида аракылы мәҗлес үлем белән тәмамланган

Моннан бераз гына вакыт элек Лениногорскидагы йортларның бер фатирында 44 яшьлек ир кешенең мәете табылган. Әлеге фаҗига урынына килгән медицина хезмәткәрләре, мәрхүмнең гомере күп кан югалтудан өзелүен, аның баш түбәсендә тирән яра эзе барлыгын әйтәләр.

Тикшерүче, җинаятьчеләрне оператив эзләү, участокның полиция хезмәткәрләре һәм эксперт составындагы тикшерү-оператив төркем “кайнар эз” буенча эшли башлады.

Тикшерү барышындагы эш материалларыннан күренгәнчә, әлеге фаҗига очрагы ачыклануга бер көн кала, фатирда берничә кешедән торган исерек компаниянең кәеф-сафа корып утыруы ачыкланган.  Бу төркемдә мәрхүмнең туганнан туган абыйсы белән аның  өйдәш хатын-кызы да булган. Алкогольле кичә барышында, үз хисләрен йөгәнли алмыйча, һәлак булучы хатын-кызга карата  сексуаль ният белән бәйләнә башлый, сексуаль төстәге ымнар ясый.  Үзе дә аракыдан тәэсирләнгән хатын-кыз, озак уйлап тормастан пыяла стакан алып, бар көченә аның башына суга. Стакан ватыклары белән бергә зыян күрүченең башыннан шаулап кан коела башлый.  Шешәдәшләр  аны кызганып, башына чүпрәкләр  куеп, аккан канны туктатырга тырышалар. Башта бу ярдәм итә, кан  агуы туктап тора, әмма бераздан  ярадан янә кан кузгалып китә.  Кызмача компания кан агуын туктатырга омтылып,  сөлгеләр куя, чүпрәкләр белән  ярага басып  торсалар да, кан агуы тукталмый.

Соңрак табиблар ачыклаганча,  мәрхүм гемофилия – кан оемау авыруы  белән интегә торган булган.

Аларның сүзләренә караганда, кан саву  яраланганнан соң 1-4 сәгатьтән соң барлыкка килергә мөмкин. “Гемофилия белән авырган очракта кан тамырлары да, кан күзәнәкләре дә зыян күрми, аларның функциясе бозылмый, шуңа күрә башта кан агу туктала. Тик кан тукталып, тыгыз тромб барлыкка килгәч, чир нәтиҗәсендә  канны оештырырга сәләтле булмаган плазма звеносы эшкә керешә һәм яңадан кан ага башлый,”- дип аңлата медицина белгечләре.

Бөтен өйдәге сөлгеләр, чүпрәкләр кулланылып беткәч, яралыны коткарырга маташкан исерекләр компаниясе аңа кул селтәп, эчү мәҗлесен дәвам итәргә керешә. Берсе дә ашыгыч ярдәм чакырырга уйламый,  чакырган очракта, зыян күрүченең башында яра нилектән барлыкка килүен аңлатасы булачагын да беләләр, ә бу – җинаять җәзасына тартачак.

“Ә бит бәхетсезлекне булдырмый калырга мөмкин иде...”, - диләр медицина хезмәткәрләре.

Ир кеше  идәндә кан эчендә  ятуын дәвам иткән, ярадан  агып чыккан һәр тамчы кан белән  аның акрын гына гомере өзелә барган,  ул инде ярдәмгә чакырырлык хәлдә булмаган.

Ә аның элеккеге дуслары, туганнан туган абыйсы шау-гөр килеп, спиртлы эчемлекләр эчә-эчә кәеф-сафа коруларын дәвам иткәннәр.

Әлеге фаҗига очрагы буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе Җинаять кодексының  109 нчы “саксызлык аркасында үлем китерү” маддәсе буенча  җинаять эше кузгаткан. Тоткарланучы хатын-кыз үз гаебен таныган, тикшерү органнары аны сак астына алу турында судка  гариза  керткән. Шаһитлар белән әлеге хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен ачыклап, тикшерү дәвам итә. Гаепләнүче хатын-кызга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев