Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хатынын кыйнап үтергән ир-ат җәзасын алды

Татарстанда 60 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Марат Билалов хатынын үтергәнче кыйнауда гаепле дип табылды. Фаҗига узган елның 29 июлнә каршы төндә була. Ир белән хатын арасында бәхәс чыга. Хуҗабикә, иренең өйгә сөяркәләрен алып кайтуына, алар белән шунда бергә торуына карата үз дәгъвасын белдерә. Җавап итеп...

Татарстанда 60 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Марат Билалов хатынын үтергәнче кыйнауда гаепле дип табылды.


Фаҗига узган елның 29 июлнә каршы төндә була. Ир белән хатын арасында бәхәс чыга. Хуҗабикә, иренең өйгә сөяркәләрен алып кайтуына, алар белән шунда бергә торуына карата үз дәгъвасын белдерә. Җавап итеп ире аны кыйнарга керешә. Аяк һәм куллары белән 25 тапкырдан да ким булмаган сугу һәм тибүе ачыклана. Хатын-кыз урында ук җан бирә.

Үз гаебен ничек кенә яшерергә тырышса да, хөкем карарыннан качып котыла алмый - Марат Билалов 7 елын кырыс режимлы колониядә уздырачак.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев