Илле метр юл лениногорскилыга бик кыйммәткә төшкән
Лениногорск шәһәр суды шушы көннәрдә чит кеше машинасын алып китүдә гаепләнүче С.ка карата хөкем карары чыгарды.
Агымдагы елның июнь аенда, 52 яшьлек С.ның исерек хәлдә урамнан барганда гараж янында тукталган машинага күзе төшкән. “Бирим дисә колына –чыгарып куя юлына” дигәндәй, машинаның ишеге ачык, кабыза торган ачкычы да алынмыйча калган була. Мондый уңыштан, хәмернең дә тәэсире булгандыр инде, ир кешедә, тиз генә машинага утырып, урам әйләнеп килү теләге уяна.
Ул руль артына кереп утыра һәм кузгалып китә. Әмма уңышсызлыкка юлыга, 50 метрлар чамасы барганнан соң, машина белән идарә итә алмыйча кюветка төшә. Бәлки тагын да ераграк очкан булыр иде, аны шунда утыртып куелган тимер багана тоткарлап кала. Чит кеше машинасына техник яктан зыян салына.
Хөкем каршына килеп баскач, гаепләнүче үзен акларга тырыша. Исерек килеш урамнан барганда, электән таныш булган ике кыз кюветка төшкән машиналарын кабызып, юл өстенә чыгарып бастыруын сораганга, каршы килә алмадым дигән риваять тә сөйли. Әмма суд материаллары, шаһитлар һәм зыян күрүче аның гаепле булуын исбатлый.
Лениногорск шәһәр суды С.ны ике ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итә. Автомобиль хуҗасына китергән матди зыянны да кайтару бурычын йөкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев