Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хатынына ачулы ир 13 каттан 3 яшьлек баласы белән сикерергә җыенган булган

Әлеге хәлгә гаиләдәге низаглар сәбәпче булган, дип фаразлый хокук сакчылары.

Иркутскида яшәүче ир 13нче кат балконыннан өч яшьлек баласын тотып сикерү белән яный.

Ир хатынын хыянәттә гаепли. Ә хатыны сүзләренә караганда, 10 июльдә аны ире кыйнаган. Зыян күргән хатын хокук сакчыларына гариза язган. Хатын әгәр ире бала белән сикермәсә, гаризаны кире алырга вәгъдә биргән.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы өч сәгать үгетләгәннән соң, ир башта баланы җибәргән һәм бераздан үзе өйгә кергән. Сикерү белән янаган ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Сабыйның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев