Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күрше шәһәрдә балалар бакчасына төнлә ут төрткәннәр

Бү хәл Әлмәттә була.

Билгесез ир 7 май төнендә 65 нче балалар бакчасына үтеп керә.

Пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар. 
Бу гадәттән тыш хәл турында дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Хәзерге вакытта тикшерү органнары җинаятьчене эзләү белән мәшгуль. Аның җинаятьне нинди сәбәп белән кылуы әлегә билгесез. Бу уңайдан Айрат Хәйруллин балалар булган барлык учреждениеләрдә куркынычсызлык чараларына аеруча зур игътибар бирелергә һәм барлык балалар бакчаларында камералар булырга тиешлеген, аларны «Куркынычсыз шәһәр» системасына тоташтыру зарурлыгын искәртте.

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmtt-balalar-bakchasyna-tnge-m

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев